Районның Яшьләр клубында “Тынычлык. Хезмәт. Май.” дип аталган күренекле шахматист В.Т.Корчагин истәлегенә багышланган шахмат турниры булып узды.
Анда безнең районнан тыш Буа һәм Тәтеш районнары катнашты.
Зона шахматистларын котлаучылар арасында Наталья Котова, Назиля Биктагирова һәм В.Т.Корчагинның улы Константин Корчагин бар иде.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче - Игуменцев Леонид (г.Иннополис) – ирләр арасында, Зайнуллин Ильназ (г.Тетюши) – яшүсмерләр арасында. Землянская Юлия (В.Услон) – кызлар арасында.
Малайлар арасында - Бугорков Савелий һәм Панферов Владислав, кызлар арасында - Зиатдинова Айгуль һәм Иванова Софья 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар.