3 нче майда район башлыгы Марат Зиятдинов бердәм ТР куркынычсызлык Советы һәм ведомствоара оператив штабның Казанда уза торган FIFA футбол Чемпионаты вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү сораулары буенча уздырылган утырышта катнашты.
Анда «Казань Арена» стадионында барган утырышны ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкләде. Утырышта тагын: Минтимер Шәймиев – Татарстан Президенты дәүләт киңәшчесе, Фәрид Мөхәмәтшин – ТР дәүләт Советы рәисе, Алексей Песошин – ТР Премьер-министры, Айрат Шафигуллин – куркынычсызлык Советы секретаре һ.б..
Анда 1 генә ай калып барган турнирны югары дәрәҗәдә, югалтуларсыз, куркынычсызлык таләпләре буенча үткәрү турында сүз барды.