Бүген республикакүләм "Туган як - родной край" акциясе кысаларында районның картлар һәм инвалидлар интернаты Кама Тамагыннан кунаклар кабул итте.
Бу районның социаль-культура бүлеге җитәкчесе Сорокина Елена үзенең якташы Дмитриева Елена Максимовнаны күрергә килде.
Елена Максимовна бүләкләргә караганда үзенең туган якларыннан килгән яңалыклар һәм танышларының тормышы турындагы мәгълүматларга бик куанды.
Бу очрашуда безнең районның башкарма комитет җитәкчесе Гөлия Камалетдинова да катнашты.