Җиңү көне алдыннан

2018 елның 5 мае, шимбә

Җиңү бәйрәме алдыннан уза торган чаралар һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп иттеләр.

5 нче майда Югары Ослан мәктәбендә Батырлык дәресе узды. Эзләнү отряды җитәкчесе Римма Троицкая 7 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Ул күптән түгел генә экспедициядән кайтты. Балаларга эзләнү эшләре турында сөйләде.

Шул ук көнне Форпост отрядларының конкурсы булды. Укучылар бу юлы республикадан килгән кунаклар, полиция, военкомат, администрация вәкилләре жюри составына чакырылган иде.

Дипломнар белән бүләкләнүчеләр арасында Влада Долгушова, Лиля Хамидуллина, Слава Хурматуллин бар иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International