“Сәламәтлек – 2018” Спартакиадасы

2018 елның 5 мае, шимбә

4 нче май көнне район больницасы хезмәткәрләре Лаеш районында узган “Сәламәтлек – 2018” Спартакиадасында катнаштылар.
Алар белән ярышта катнашучылар арасында Лаеш, Югары Ослан, Питрәч, Балык Бистәсе, Биектау районнары бар иде. Ярышта спорт төрләренең һәркайсы бар иде.

Безнең командага 3 нче урынга чыгар өчен 1 генә балл җитмәсә дә, аерым төрләр буенча җиңүчеләр арасында: Алексей Смирнов 1 нче урын (өстәл теннисы), Лилия Мусина 2 нче урын (өстәл теннисы), волейбол (3 нче урын – кызлар командасы, җиңел атлетика – ирләр командасы – 2 нче урынга чыктылар.

Финал казанда май ахырында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International