Арбалет һәм җәядән ату турниры

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

5-6 нчы май көннәрендә “Казаклар сукмагы” зонасы территориясендә «FieldWorldArchery»  «Югары Ослан язы - 2018» кагыйдәләре кысаларында Арбалет һәм җәядән ату турниры булып узды. Аны оештыручылар – Югары Ослан районы администрациясе, Яшьләр клубы һәм ТР җәфдән ату Федерациясе.

Анда Татарстан, Мәскәү һәм  Мәскәү өлкәсеннән,  Владимир, Иваново, Нижний Новгород  шәһәрләреннән һәм  Марий Эл республикасыннан 60 тан артык спортсмен җыелды.

Нәтиҗәдә безнең районның спортсменнары бүләксез калмады: Нагайцев Кирилл  - балалар арасында 1 нче урын , Мария Руденченко  - 2 нче улын, ә Грачева Дарья – үз класында 3 нче урын яуладылар.

Олылар арасында: Хватков Илья ( класс Баребоу)  һәм Хватков Константин  ( класс Инстинктив) беренче һәм 3 нче урыннарга чыктылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International