Әлеге акция кысаларында Шеланга мәктәбе кадетлары Югары Ослан картлар һәм инвалидлар янына килеп, аларны котладылар. Алар анда яшәүчеләрне Бөек Җиңү белән котлап, яран гөлләре бүләк иттеләр. Үзләренең укытучылары Соляр В.М. һәм Никонова Е.В. белән концерт та куйдылар, бергәләп “Катюша” җырын да башкардылар.