Батырлык дәресе

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Һәртөрле сугыш – ул трагедия, югалтулар, кайгы – хәсрәт. Ә Әфган сугышы барысыннан да ачырак.

Бүген Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мария Шагиахметова һәм Виктория Гатауллина  Югары Ослан мәктәбе укучылары өчен  “Без моны белергә тиеш” дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алар белән очрашуга локаль сугышларда катнашучы Николай Бугорков килде. Ул укучыларга Нагорный Карабах, Грузия, Әфганстандагы сугыш эпизодларын сөйләде. Укучылар игътибар белән ветеранны тыңлаганнан соң, күп кенә сораулар яудырдылар . Ахырдан музей экспонатлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International