Атказанган тренер Е.А.Тимерзяновка багышланган ярышлар

2018 елның 8 мае, сишәмбе

3-6 нчы май көннәрендә Бөгелмәнең “Яшьлек” ДЮСШ сында  атказанган тренер Е.А.Тимерзянов истәлегенә  багышланган  авыр атлетика буенча ярышлар узды.

Анда 8 район һәм РФ регионнарыннан барлыгы 180 спортсмен катнашты.

Мәртәбәле ңюри членнары арасында: ТР ның авыр атлетика буенча Федерация президенты Линар Рөстәмович Закиров, ветеран Рөстәм Агмалетдинович Хәйруллин,  Е.А. Тимерзяновның кызы  Лиана Ефратовна Кожеватова бар иде.

Бу ярышларда безнең Голубина Алеся һәм Андреева  Мария шәхси рекорд күрсәтеп, җиңеп кайтты.
Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International