Ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая котлавы

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

“Барысы да фронт өчен!”, “Барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг астында көрәшүче солдатлар, тыл батырлары, сугыә балалары!

 Менә 73 нче тыныч яз килде җиребезгә! Без бүген сугыш кырларында ятып калган бабаларыбызны, тыныч тормышка аяк баскан ветераннарыбызны чын күңелдзн котлыйбыз! Аларга безнең барыбызга тыныч матур тормыш бүләк иткәннәре өчен чын күңеодән рәхмәт әйтәбез.

А.В.Суворов әйткәнчә, сугыш ул соңгы солдатны җиргә иңдермичә, бетми. Әле безнең хәбәрсез югалган солдатларыбыз да күп. Ләкин без сүз бирәбез: аларның барысының да исемнәре кайтыр, урыннары табылыр!

Сезгә барыгызга да тыныч тормыш, сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет телим!

Римма Троицкая, район ветераннары Советы рәисе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International