Макыл авыл җирлегендә “Үлемсез полк” бөтен Үзәк урам буенча сузылган иде. Анда ветераннар, тыл батырлары, мәктәп укытучылары һәм авыл халкы шарлар һәм чәчәкләр тотып, җырлар җырлап һәйкәлгә таба агылды. Тантаналы митингтан соң авыл клубында конөерт башланды.
Көне буе җыр-бию, шатлыклы авазлар, балаларның күңелле твышы – бәйрәм икәнен ерактан ук сиздереп торды.
Җиңү бәйрәме белән, дуслар!