Коргуза авылындагы тантаналы митингка бик күп халык җыелды. Мәктәп яныннан башланган колоннаҮзәк һәйкәлгә берничә урамны урап килде.
Халыкны Бөек Җиңү белән котлаучылар арасында авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин, Агрофирма «Нармонка» вәкиле Владимир Емелин, район вәкиле Айрат Шарафутдинов бар иде.
Һәйкәл бу көнне гөлгә күмелде. Бөтен җирдә Җиңү көне турындагы җырлар яңгырады.