9 нчы майда Октябрьский поселогында Җиңү бәйрәме сәгать 10.00 да башланып китте.
Халык күп җыелган иде, барысының да кулында чәчәкләр һәм шарлар...
Аннан соң район вәкиле Мингазов Зәки, ветераннар советы рәисе Ибрагимова Клара Харисовна котлады.
Башта балалар бакчасы, аннан соң мәктәп укучылары тантаналы рәвештә шигырьләр сөйләделәр. Азизовлар - Камиль һәмАдель, Морозова Арина һәм Сабирова Сабина бик матур хореографик номер башкардылар.
Алкин Фердинанд Ибрагимович һәм Артемьева Наталья Михайловна үзләре чыгарган шигырьләрне укыдылар.
Ветераннар яхшы кәеф белән таралды.