Җиңү бәйрәме көнне районның картлар һәм инвалидлар интернатында иртәдән үк марш һәм җырлар яңгырап торды. Бу көнне аларга “Иҗат җимешләре” түгәрәгенә йөрүчеләр үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк итте, аннан соң әдәби кичә уздырылды. Константин Симонов, Юлия Друнина, Алексей Дементьев, Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Кайберләренең күзләрендә яшьләр ялтырады...
Күптән түгел монда “Сугыш күптән тәмамланды...” дигән кичә узды. Монда сугыш җырларының язмышы турында сөйләнде. Һәрбер җырны башкарып та карады алар.