Югары Осланлылар Җиңү маен каршылады

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Үлемсез полк, Җиңү җырлары, кыр кухнясы, тантаналы митинг белән кунаклар күңеленә 9 нчы май бәйрәме кереп калачак.
Халык 73 нче тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтә.

“Чемпион” спорт клубы яныннан башланган колонна барган саен авыл кешеләре һәм кунаклары белән арта барды. Һәрберсенең күкрәгендә Георгий лентасы, язгы күтәренке кәеф...

Район башлыгы Марат Зиатдинов үзенең котлау сүзен ветераннарга Рәхмәт сүзләреннән башлады.

Аннан соң сүз хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдиновка бирелде.

Ветераннар рәисе Римма Троицкая да үзенең матур сүзләре белән олы буынга эндәште.

Митинг һавага ак шарлар очыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International