Ветеранга – медаль

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Җиңү бәйрәме көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Хватковка “Тырыш хезмәте өчен” дигән медальне тантаналы рәвештә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм ТР ның информатизация һәм элемтә Министры Роман Шәйхетдинов район хастәхәнәсенә барып тапшырды.

 Алар белән монда хәрби комиссар Рашит Фасхутдинов һәм ветераннар советы рәисе Римма Троицкая килде.

Аларны персонал инде көтеп торган иде.

Ветеран мондый игътибарга бик дулкынланды һәм олы кунакларга үзенең зур рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International