“Җиңү көне – олы бәйрәм”

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

9 нчы май көнне Килди авылы клубында “Зәңгәр аяз күк өчен рәхмәт Сезгә!” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Бу күп еллар узуга карамастан һәр кешенең хәтерен яңарта торган бәйрәм.

Бу бөек Җиңү бәйрәме көнне авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин авылдашларына тынычлык һәм сәламәтлек теләде.
Аннан соң район кунагы Хөрмәтуллина Лилия Ильфаровна, тыл батыры Клавдия Александровна Романова,  Нина Васильевна Левочкина чыгыш ясадылар.

Бәйрәм концертында балалар бакчасы, мәктәп укучылары һәм коллективлар катнашты.

Бәйрәм бик күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International