Беренче атышлардан җиңү Салютына кадәр...

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Менә инде кеше гомеренә тиң вакыт безне 1945 нче ел маеннан ерагайта. Ләкин совет кешеләре батырлыгы безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк!

9 нчы май – һәрберебез өчен буыннарны бәйләүче кадерле халыкчан бәйрәм булып мәңгегә калачак. Ватаны өчен көрәшкән  Геройлар батырлыгыннан да югарырак  батырлык юк!

Җиңү бәйрәменә багышлап Коргуза китапханәсендә “Беренче атышлардан җиңү Салютына кадәр...” дигән китап күргәзмәсе барлыкка килде.

1 нче бүлек – сугыш темасына караган  картиналар репродукциясе
2 нче бүлек -  ветеран – якташларга багышлана
3 нче бүлек - К.Симонов, Ю. Бондарев, В. Катаев, Б. Васильев, А. Твардовскийларның сугыш темасына багышланган әсәрләре урын алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International