11 нче майда район башлыгы Марат Зиатдиов ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә узган Алкоголь продукциясен тормышка ашыру буенча Совет утырышында катнашты.
Ул ТР ның хөкүмәт йортында узды.
2018 нче елның 3 ае эчендә 699 закон бозу очрагы теркәлгән. Аларның тәртип бозуларның иң күбесе Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзәндә.
Тикшерүләр вакытында 12 000 литр спиртлы эчемлек тартып алынган. Аның гомуми бәясе – Госалкогольинспекция административ уәгазьләренә караганда 7,8 млн сум тәшкил итә.