15 нче майда Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы игълан иткән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Ул бәйрәм дөнья халкының гаиләнең торышы һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү проблемалары белән бәйле.
Менә шул көнгә багышлап район китапханәсендә “Бер гаилә тарихы” дигән китап күргәзмәсе барлыкка килде. Анда классик гаиләдәге бер-береңне аңлау, мәхәббәт хисләре, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтенә багышланган матур әдәбият әсәрләре урын алган.
Килеп укыгыз!