Узган ял көннәрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры урынбасары Николай Титов һәм район башлыгы Марат Зиатдинов агрохолдинг "Красный Восток" җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре барышы турында очрашу оештырдылар.
Бу предприятиедә чәчү эшләре иң сүлпән темпта бара. Алар уҗымнарны тукландыруны инде күптән тәмамлауга карамастан, әле орлыклы кулҗтураларның планнан 2 % ын гына чәчкән.
Төп сәбәп – трактор паркының стройдан чыгуы, чөнки техниканы бик соң ремонтлый башладылар.
Республика җитәкчеләре аерым предприятиеләрдә эшне активлаштырырга чакырды.
Әле 4 гектарда техник кулҗтураларны да чәчәсе бар.