Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Нәкъ менә шунда без мәхәббәт, хөрмәт шатлык һәм мәрхәмәтлекнең нәрсә икәнен күреп үсәбез.
15 нче майда Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы игълан иткән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Ул бәйрәм дөнья халкының гаиләнең торышы һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү проблемалары белән бәйле.
Бу бәйрәм алдыннан 14 нче майда район китапханәсе “Березка” балалар бакчасында “Бөтен гаилә өчен әкиятләр” кычкырып уку конкурсы үткәрделәр. Балаларны язучыларның гаилә турында чыгарган китаплары белән таныштырдылар.
Чарада 27 кеше катнашты.