17 гче майда республикакүләм ата-аналар интернет җыелышының 6 нчы утырышы узачак. Бу юлы ул “Игүтибар! Аерылып торучы бала” темасына багышлана.
Интернет җыенның экспертлары сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эш, аларга игътибарны арттыру, тәрбия мәсьәләләре, бу өлкәдә психолог – дефектологлар - балалар – ата-аналар – укытучыларның бердәм эше турында әңгәмә корачаклар.
Онлайн-трансляция сәгать 10:30 нан 12:00 гә кадәр В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет сайтында http://киу.рф/ адресында барачак.