Шәхси милеге бар кешеләр иске өйләрен сүткән очракта да аңа налог килүеннән зарланалар. Чөнки ул аны кадастр учетыннан төшермәгән була. Шуңа күрә ул Бердәм регистрация реестрыннан төшмәгән һәм налог органнарына җибәрелгән була.
Ә аны учеттан төшерү – бик гади процедура. Кадастра инженерына әйтеп аның сүтелүе турында акт тутырырга кирәк. Хуҗа үзенең Росреестр порталында шәхси кабинетында гариза яза. Шуннан соң ул йортның кадастр учетыннан төшүе турында выписка ала.