Районның “Радуга” һәм “Березка” балалар бакчалары Казанда узган 8 нче Бөтенроссия экологик проблемаларга багышланган фестиваленең секция мәйданчыклары эшендә катнаштылар. Фестиваль “ЭКОмәктәп/Яшел флаг” Халыкара программа кысаларында узды.
Анда килгән кунаклар арасында Санкт-Петербург, Иркутск, Киров, Подольск һәм Казан, Яшел Үзән, Чистай, Югары Ослан, Балтач, Тәтеш районнарыннан катнашучылар бар иде.
Әлеге программаның координаторы- Ольга Мадисон.
Ул Экопрограмманың приоритетлы үсеш прокектлары турында сөйләде.