Түбән Ослан балалар бакчасында ремонт дәвам итә

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Республика Программасы кысаларында Түбән Ослан балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә.

Бүгенге көндә ашханә һәм кер юу бүлмәләренә плитка җәю эше бара. 1 нче катта стенелар һәм түбәне штукатурлыйлар.

Вентиляция ясау эшләре инде төгәлләнде. Музыка залында сәхнә урнаштырылды. Урамда керү баскычы һәм инвалидлар өчен аерым корылма ясаласы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International