Бүген ТР ның урман хуҗалыгы Министры Равиль Кузюров Югары Ослан районына эш визиты белән килде.
Ул Тинки һәм Фурцево урманчылыкларының производство объектлары белән танышты.
Шулай ук Буш Моркваш авылы янындагы урманны санитар кисү, Куралово янында урман утырту турындагы сорауларга туктадылар.
Мәйдан авылы культура йортында Идел буе урманчылыгы коллективының эш утырышын уздырдылар .
Ахырдан Министр белән бергәләп истәлеккә каштаннар утырттылар.