17 нче майда Россия Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә кушылды. Аның номеры: аноним һәм түләүсез сөйләшү өчен 8-800-2000-122.
Ышаныч телефонының төп максаты – балаларны җәберләүне булдырмау, аларның кыенлыкларын белү, хокукларын бозуга каршы профилактика.
“Өмет утравы” Үзәге хезмәткәрләре ышаныч телефоны белән кайсы очракта сөйләшергә икәнлеген балаларга аңлаттылар.