16 нчы июньдә районның ял һәм культура паркында Сабантуй узачак.
Сәгать 14.00 тә кибетләр , балалар аттракционнары, кечкенә концерт сәхнәсе эшли башлый.
Керү капкасы янында халыкны җыр – бию коллективлары һәм ВИА «Черно-белые» каршы алачак.
Сәгать 15.00 тән 16.30 га кадәр - хезмәт алдынгыларын котлау тантанасы.
Сәгать 16.30 дан 19.00 га кадәр – спорт ярышлары һәм конөерт программасы.
Сәгать 19.00 дан – 21.00 гә кадәр – төп сәхнәдә профессиональ артистлар чыгышы.
Сәгать 21.00 дән 23.00 кә кадәр – кичке дискотека.
Барлык район халкын һәм кунакларын Бәйрәмгә чакырабыз!