Туган якны өйршнү музеенда 19 нчы майда Пионерлар көненә күп еллар мәктәптә пионервожатый булып эшләгән Ольга Хуртинаны чакырдылар. Аның белән очрашуга 8 нче сыйныф укучылары килде. Укучылар кызыл галстуклардан, юл буе пионерлар турында җырлар һәм речевкалар җырлап бардылар.
Ольга Константиновна яшьлегендә узган вакыйгаларны түкми – чәчми сөйләп бирде.
Соңыннан укучылар бу көнгә багышланган мини- күргәзмә белән таныштылар.