РФ ның Генераль Прокуратурасы яшьләр арасында “Коррупциягә каршы – бергә!” дигән социаль реклама конкурсы игълан итә. Дәүләтара коррупциягә каршы төзелгән килешүгә 6 дәүләт кул куйган: Армения, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таджикистан.
Анда 14-35 яшендәге яшьләр катнаша ала. Бу рекламаларда хәзерге заман өчен актуаль проблемалар яктыртылыр дип көтелә. Җиңүчеләрне бүләкләү Халыкара коррупциягә каршы тору көнендә 9 нчы декабрьдә булачак.
Эшләр 2 нче июньнән 19 нчы октябрьгә кадәр www.anticorruption.life рәсми сайтында кабул ителә.