Туристик поход

2018 елның 22 мае, сишәмбе

19 нчы майда Коргуза мәктәбенең туризм түгәрәгенә йөрүче 11 укучысы үзләренең өстәмә белем бирү педагогы Сәләхетдинов Максим Маратович һәм мәктәп директоры Гаврилин А.Н. белән 1 көнлек походка чыктылар.

Аларның маршруты – Коргуза мәктәбеннән Патрикеево авылының Зөя елгасы янындагы тегермәне иде.

26 км юлны узып, походтагы планнарын үтәү укучыларга авырга төште. Ләкин 26 км юл үтеп, көч җыеп, алга таба да мондый туристик походларга теләп чыгачакларын белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International