Урамы бар, йорты юк!

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

«Таткоммунэнерго» Югары Ослан бүлеге соңгы вакытта  йорт салып та, су өчен түләмәүчеләрнең урамнарын тикшереп йөрделәр.

Бу урамнарда йортлар тиз төзелә, ә йортның әле номеры юк. Алар законсыз рәвештә суүткәргечкә киселеп кергәннәр һәм кирәклке хәҗәтләренә түләүсез генә су агызалар. Ә хуҗалар инде яши дә башлаганнар.

Яшәүче халык белмәмешкә салынып үзен тыныч тотты. Ни өчен түләмәүләрен дә аңлатып бирә алмады.

Алга таба ситуацияне үзгәртү турында кискен карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International