Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Сезне чын күңелдән тормышыгызның иң мөһим һәм тантаналы вакыйгасы – соңгы мәктәп кыңгыравы бәйрәме белән котлыйм!
Бу көнне сез мәктәп белән саубуллашып олы тормышка аяк басасыз. Алга таба үзегез мөстәкыйль карарлар кабул итә торган буласыз. Ә аңа басар алдыннан әле уңышлы итеп чыгарылыш имтиханнарын тапшырасыгыз бар.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә, класс җитәкчеләренә, ата-аналарга – барысына да балаларны аякка бастыруыгыз һәм яхшы тәрбия бирүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле укучылар, мин ышанам: Сез алга таба үзегезгә ошаган һөнәрне алып, туган районыгызның төрле өлкәләрендә үз урыныгызны табарсыз һәм аның социаль - экономик үсешенә кирәкле дәрәҗәдә өлеш кертерсез дип.
Сезгә нык сәламәтлек, якты кояш нурларыдай матур тормыш һәм уңышлар теләп калам!
Иң изге теләкләр белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.