Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә МО МВД России «Верхнеуслонский» вәкилләре, район хастаханәсе вәкилләре, мәгариф бүлеге, ҢКХ һәм төзелеш бүлеге, юл хәрәкәте вәкилләре, район газетасы хезмәткәрләре составында юл куркынычсызлыгы темасына утырыш узды..
Көн тәртибендә:
1. Югары Ослан ОГИБДД сының контроль – надзор эшчәнлеге.
2. Юл хәләкәтләре вакытында ашыгыч ярдәм машинасын чакырту ешлыгы. Андагы үлем, һәм авырулар саны.
3. Юл знаклары, тукталышлар хәле.
4. Чокыр ремонтларын, юл сызыкларын башкару сроклары.
5. Югары Ослан гимназиясе янындагы Печище тракты урамы аша юл сызымы булдыру.
6. Массакүләм мәгълүмат чараларында юл йөрү кагыйдәләре һәм профилактикасы турында материаллар бастыру.
Барлык сораулар буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.