Юл кагыйдәләрен сакларга кирәк

2018 елның 25 мае, җомга

Транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр бер-берсен аңласа да, үз рольләренә тиешлечә карамыйлар, яисә тиешенчә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмиләр.

Һәр көнне җир йөзендә 100 меңнән артык автокатастрофа үтә. Күбесендә кеше гомере киселә. Ә кагыйдәләр һәр як өчен дә бар җирдә язылып куелган. Аларны тиешенчә үтәү – һәркемнең бурычы.

Балаларга ул кагыйдәләрне практик рәвештә күрсәтеп берничә тапкыр аңлатырга кирәк. Югары Ослан юл куркынычсызлыгы комиссиясе тагын бер кат барлык гражданнарга мөрәҗәгать итә: юлда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International