24 нче майда ТР Президенты Р.Н.Миннеханов стратегик инициативалар Агентлыгының генераль директоры С.В.Чупшева белән Петербургта узган Халыкара экономик форумда стратегик инициативалар сайты ачты (http://i.tatarstan2030.ru/).
Бу сайтта һәр кеше үзенең 2030 нчы елга кадәр ил үсешенә багышланган Стратегиягә кертәсе килгән инициативасын яза ала. Һәр инициативага бәя дә биреп була. Аларның иң яхшылары 2030 нчы ел Стратегиясенә керәчәк.
Шул ук сайтта әлеге Стратегия турында мәгълүматлар да бар.