Бүген, 28 нче майда, район башлыгы Марат Зиатдинов район Аппараты җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары белән иртәнге утырыш уздырды.
Анда автомобиль юллары янындагы агачларның торышы, Сабантуй бәйрәмен уздыру, авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү, бассейн яны территориясен тәртипкә кертү турында сүз барды.