1 июнь – балаларны яклау көне алдыннан районның Яшьләр клубында “Радуга” балалар бакчасының бәйрәм чарасы узды. Оештыручылар кызыклы күңел ачу программасы хәзерләгәннәр.
Бу квест формасындагы әкият геройлары чыгышы булды.
Моннан тыш балалар “Кыш бабай һәм җәй” дигән мультфильм күрсәттеләр.
Ахырдан “”Менә ул безнең җәй!” дигән рәсем конкурсы узды.
Барлык балаларга күңелле булды.