Бердәм Россия көнендә балаларның җәйге ялы турында түгәрәк өстәл

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

31 нче майда Чүпрәле районында Бердәм Россия көнендә балаларның җәйге ялы турында түгәрәк өстәл булып узды. Югары Ослан районыннан анда мәгариф бүлеге башлыгы Л.В.Абрамова катнашты.

Өстәл артында Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле районнарында балаларның җәйге сәламәтләндерү кампаниесен оештыру турында сөйләштеләр.

Шуның өстенә бу көнне   түгәрәк өстәлдә катнашучыларның ТРО ВПП «Бердәм Россия» депутатларына балалар ялын яхшырту буенча тәкъдимнәр белән чыгарга да мөмкинлекләре булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International