Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Сезне Халыкара балаларны саклау көне белән котлыйм!
Балалар – безнең киләчәгебез һәм тормыш мәгънәсе.
Алар өчен без эшлибез һәм яшибез, районны үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз.
Бу бәйрәм безне һәр бала өчен җаваплылык тоярга өнди.
Безнең районда яшәүче яшь буын күп кенә республика һәм халыкара конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда катнашып, югары дәрәҗәдәге бүләкләр ала. Талантларны барлау, үстерү, кирәкле агымга юнәлтү – безнең төп бурычыбыз.
Мин үз исемемнән ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, ветераннарга яшь буынны тәрбияләүдә күп көч куйганы өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Аеруча рәхмәт сүзләре ят балаларны гаиләсенә алып тәрбияләүчеләргә әйтәсе килә.
Ә барлык балаларга сәламәтлек, тугры дуслар һәм онытылмаслык җәйге яллар теләп калам!
Бәйрәм белән!
Район башлыгы М.Г.Зиатдинов.