26 нчы апрельдә прокуратураның эш группасы налог законнарын бозучыларның мөлкәтенә арест куярга дигән карар чыгарды.
2018 нче елның 11 нче маена ТР ның ФНС №3 ЗАО «Вертикаль», ООО «Волжские зори», ООО «ЭкоАвтоТрейд», ООО «Наше дело» предприятиеләренә санкция салды.
Арест барлыгы 2 млн. 200 мең сум тәшкил итә иде.
Ә ООО «ЗенКар», «Агропромышленный комплекс «Заволжье», ООО «УслонИнвестСтрой» вакытыннан алда 2 миллион 527 мең сум налог бурычларын түләде.
Шуның белән бергә район территориясендә урнашкан ООО «Фирма «Экспресс» мәҗбүри пенсион һәм социаль страхованиегә 415 мең сум, ә АО «ГСОК «Казань» ның – 2 миллион 350 мең сум бурычы барлыгы ачыкланды.
Җитәкчеләргә йөкләмәләр бирелде.