“Иң иске документ” конкурсында бүгенге көндә легендар капитан Марфин Василий Петрович токымыннан булган Югары Осланнан Марфин Виктор Евгеньевич санала.
Ул гаилә архивында сакланучы 30 бик актуаль документлар тапшырды. Бу – иске открыткалар коллекциясе, 19 нчы гасыр фотолары, революциягә кадәр булган газеталар, фронт докментлары...
1915 нче елгы хезмәт кенәгәсеннән революциягә кадәр Идел буйлап “Услонский” теплоходы йөргәнлеге ачык булды.
Без якташыбызга шундый зһәмиятле документлар белән бүлешкәне өчен чиксез рәхмәтле.