31 нче майда Чүпрәле районында 2004 нче елдан бирле “Бердәм Россия” сәяси пртиясе тормышка ашыра торган проектларның 9 мәйданчыгы ачылды.
Районда түгәрәк өстәлләр артында балаларның җәйге ялын оештыру буенча яңа иҗтимагый проектлар турында сөйләшү булды.
Бу чарада безнең районнан Фәридә Янтыкова, Сергей Сакин, Людмила Абрамова, Наталья Маткина һәм Рәзилә Халикова катнашты.
“Бердәм Россия” үзен сайлаулар вакытында гына түгел, ә көн саен сайлаучыларның запросларын тормышка ашыру вакытында үтәүне үз өстенә йөкләмә итеп алды. Бу – бик көчле инструмент.
Римма Ратникова Мәскәүдә узган “2026 юнәлеше” дигән конференциягә басым ясап, “Бердәм Россия” алдында торган бурычларны атады.
Балаларның җәйге ялын оештырудагы казанышлары өчен Югары Ослан мәктәбеннән Наталья Маткина һәм Вахит мәктәбеннән Рәзилә Халикова Рххмәт хатлары белән бүләкләнде.