Районның барлык балалар бакчаларында соңгы звонок балаларны мәктәпкә озатты. Бу – чын мәгънәсендә матур һәм истә калырлык бәйрәмгә әверелде.
115 бала быел мәктәпләргә аяк басачак.
Бәйрәмнәрдә ата-аналар, тәрбиячеләр, авыл җирлеге вәкилләре балаларга уңышлы юл теләделәр.
Балалар шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, әкиятләрне сәхнәләштерделәр, һавага шарлар һәм күгәрченнәр очырды...
Бар да бик күңелле узды.
Уңышлар сезгә, балалар!