Планетада без барыбыз да — кешеләр.
Әйдәгез сезнең белән
Бездән көчсезрәк кешеләргә
Яхшырак карыйк бераз.
Иң мөһиме — истә тотыйк,
кыяфәтькә карамыйк.
Барыбызның да гашыйк буласы,
Эшлисе һәм укыйсы килә .
Кем безнең төсле түгел,
Бәхет тапсын барыбер.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 62 инвалид бала яши. «Участокта социаль хезмәт күрсәтү» һәм «Өйдә визит ясау» технологияләре кысаларында аларга, төрле хезмәтләр күрсәтелә.
Балаларны яклау көнендә Үзәк белгечләре әкият геройлары костюмнарында 19 инвалид баланың өйләрендә тамаша ясадылар. Районда үткәрелә торган мавыктыргыч тамашаларда узләренең авырулары хакында катнаша алмаган балаларның шатлыклы йөзләрен сүзләр белән генә җиткереп булмый. Белгечләр тамаша барышында иганәчеләрдән баллы бүләкләр тапшырдылар һәм балаларга, шулай ук әти-әниләренә иң беренче чиратта сәламәтлек, юлларында күбрәк игелекле һәм якты кешеләр очравын һәм, әлбәттә, барлык теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.
«Безнең балаларга булган гадел һәм ачык мөнәсәбәтегез һәм шундый күңелле сюрприз ясаганыгыз өчен сезгә тирән ихтирам белән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә»,- ди дулкынланып инвалид бала әнисе Диана Колобова.