1 нче сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә 4 нче Бөтенроссия яшьләр инновацион иҗат Үзәге конференциясе узачак. Аның төп оештыручысы – предприятиеләрнең кече формаларын үстерү фонды.
29 нчы августта конференция кысаларында Бөтенроссия Агроробфестивале башланачак. Анда авыл хуҗалыгы өчен роботлар ясау белән шөгыльләнүче укучылар һәм студентлар катнашачак. Аның максаты – интеллектуаль һәм иҗади балаларга стимул тудыру.
Гариза бирү һәм фестиваль нигезнамәсе белән танышу өчен www.agro-almet.ru сайтына керергә кирәк.
Телефоннар: +79274763982 (Закиров Рамиль Замирович), +79172618962 (Павловская Ирина Александровна).