Балалар – безнең киләчәгебез

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Балалар – безнең киләчәгебез һәм яшәү мәгънәсе. Аларның якты киләчәге өчен без яшибез һәм эшлибез.

Җомга көнне район культура йортында балаларны яклау көненә багышланган чара булып узды. Бу бәйрәм җәйнең беренче көне һәм каникуллар башланган көн булуы белән аерылып тора. Балалар өчен бу иң күңелле һәм көтеп алган бәйрәм.

Бу көнне районның мәгариф бүлеге балалар бакчаларына йөрүчеләр белән “Әкият каруселе” дигән гала-концерт күрсәтте.

Шунысы куанычлы: безнең балаларга үз сәләтләрен уку, спорт, иҗат ягыннан күрсәтергә һәм максатларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр киң.
Без алар белән чын мәгънәсендә горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International