Җәйнең беренче көне
Тагын да яктырт!
1 нче июнь бәйрәмендә
Бир безгә шатлык!
1 нче июньдә район культура йортында балаларны яклау көненә багышланган зур концерт булды. Иң беренче балаларны район профсоюзлары лидеры Лилия Ильфаровна Хөрмәтуллина котлады. Ул аларга күңелле каникуллар, бәхет-шатлык, яхшы кәеф теләде.
Дюдюка Барбидокская һәм аның булышчылары Ксения Анохина, Лилианна Хамидулина һәм Владилена Долгушева, алып баручы Гүзәл Филичева әкият геройлары ролендә балаларга бик күп шатлык өләштеләр.
Концерт флеш-моб белән тәмамланды.