Районның китапханә хезмәткәрләре ел буена “Алга адым” мәгълүмати ресурсларының Халыкара конкурсларында катнашып, алдынгы урыннар яулап килделәр.
Мәсәлән, методик-биҗлиографик бүлек җитәкчесе Сабирова Ләйлә Рәхимовна үзенең “Презентация” номинациясендә”Мин китапханәче” конкурсында җиңеп, 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Библиограф Александрова Нина Валерьяновна «Помним и гордимся» конкурсында «Уходили девушки на войну» эше өчен 1 нче дәрәҗә диплом алып кайтты..
«Край родной, навек любимый» конкурсының «Эссе» номинациясендә Сабирова Л.Р. 1 нче урынга лаек булды.
Александрова Н.В. «Люблю тебя жизнь» конкурсында 1 нче урынга чыкты.
Коллегаларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!.